Русиядәге җирле сайлауларда хакимият фиркасе җиңде

Русиянең хакимияттәге Бердәм Русия фиркасе якшәмбе үткән бердәм җирле сайлауларда җиңүгә ирешеп өстенлеген саклап калды.

Беренчел нәтиҗәләргә караганда, алты төбәк парламентына сайлауларда премьер-министр Владимир Путин җитәкчелегендәге бу фирка уртача 60 процент тавыш җыйган диелә.

Былтыргы сайлауларда бу фирка 50 процент тавыш җыйган иде.