Калифорния губернаторы Арнольд Шварценеггер Русиягә килде

АКШның Калифорния штаты губернаторы Арнольд Шварценеггер Русия президенты Дмитрий Медведевның Русиядә камил технологияләр сәнәгатен үстерү тырышлыкларына ярдәм итү максатындагы сәфәр белән Мәскәүгә килде.

Шварценеггер технологияләр өлкәсендә эшләүче югары башкарма мөдирләр төркемен җитәкли. Ул Медведев белән сөйләшүләр үткәрәчәк һәм Сколково шәһәренә барачак. Медведев Сколковода камил технологияләрне үстерергә җыена.