Чилида 33 шахтерның коткарылуын бәйрәм итәләр

Чилида ике ай ярым җир астында үткәргән барлык 33 шахтерның коткарылуын бәйрәм итәләр.

Чили президенты Себасьян Пиньера бу коткаруны бөтен илне берләштерүче “могъҗиза» дип атады.

Шахтерларны 700 метр тирәнлектән махсус капсула белән берәм-берәм күтәрү 24 сәгать чамасы дәвам итте.

Август башында Чилиның төньягындагы алтын һәм бакыр базы ишелү нәтиҗәсендә ябылып калган 33 шахтер анда 69 көн үткәрде.

Тарихта мондый хәлнең булганы юк иде әле