Украинада автобус һәм локомотив казасыннан үлүчеләр 45-кә җитте

Украинада автобус белән локомотив бәрелеше корбаннары саны 45-кә җитте.

Бәрелештә авыр яраланган тагын бер кеше бүген хастаханәдә вафат булды.

Корбаннарның күпчелеге кичә җирләнде.

Каза сишәмбе иртән Днепропетровский өлкәсендә булды.

Машина һәм автобус юлы киселешендә автобус йөртүче кызыл утка чыккан.