Швейцариядә дөньядагы иң озын туннельне тишү тәмамлана

Швейцариядә дөньядагы иң озын җир асты юлын тишү эше бүген тәмамлана.

Альп тауларында 57 чакрым озынлыктагы Готард туннеле илнең төньягы белән көньяк-көнчыгышы арасында транспорт бәйләнешен яхшырту максатында төзелә.

Бәясе 7 миллиард еврога төшәчәк бу юлны ясау 15 ел элек башланган иде.

Бу төзелеш барышында инде 8 эшче һәлак булды.