Гыйракта кимендә 10 кеше һәлак булды

Гыйракның төрле шәһәрендә булган шартлауларда кимендә 10 кеше һәлак булды, 30дан артык кеше яраланды.

Төньяктагы Сәләхетдин вилаятендә дүрт шартлауда 10 кеше һәлак булды, биш кеше яраланды. Шартлаулар полиция янында һәм контроль ноктасында булды.

Тикрит шәһәрендә полиция подполковнигының йорты җимерелде. Шартлауда аның гаиләсенең дүрт әгъзасы һәлак булды. Ул үзе һәм тагын берничә кеше җәрәһәтләр алды.

Багдадта Ираннан килгән хаҗилар утырган ике автобус янында шартлау булып 14 кеше яраланды.