Мәскәү үзәгенә машинада керү түләүле булырга мөмкин

Русия башкаласы хакимиятләре шәһәр үзәгенә машина белән керүне түләүле итү турында тәкъдим ясады. Бу хакта Мәскәү думасының интернет сәхифәсендә дөнья күргән 2011-2013 елга стратегиясендә әйтелгән.

Тәкъдим хупланса Мәскәү дә Лондон кебек шәһәр үзәгенә машинада керү чикләнгән зур шәһәрләр рәтенә керәчәк.