Күрмәүче Фәнис дөньяга Азатлык аша карый

Your browser doesn’t support HTML5

22 яшьлек Фәнис 16 ел инде якты дөньяны күрә алмый. 5 яшендә ул каты авырып, сукыр кала. Шулай булуга карамастан, Фәнис көн дә Казанның бер башыннан икенче башына берүзе ике автобуска утырып килеп Левченко бистәсендәге Сөләйман мәчетендә үзе кебекләргә Коръән уку һәм компьютерны өйрәтү дәресләрен бирә.