Пакстандагы шартлауда кимендә 6 кеше һәлак булды

Пакстанның Пәнҗап вилаятендә булган шартлауда ким дигәндә 6 кеше үлде, берничә кеше яраланды. Җирле хакимият органнары биргән мәгълүматка караганда, шартлау Пәнҗап вилаятенең Пак-Паттан шәһәрендәге суфый төрбәсендә булган.

Шартлауда җаваплыкны әле үз өстенә алучы булмады. Шулай да моннан элек Суфый төрбәләргә каршы оештырылган һөҗүмнәрдә җаваплылыкны Пакстандагы Талибан җитәкчеләре үз өстенә алган иде.