Франциядәге протест чараларында бу юлы укучылар катнашты

Бүген Франциядә укучылар хөкүмәтнең икътисади чаралар кысаларында пенсия яшен үзгәртү планына каршы кабынган протест чараларында катнашты.

Франциядә инде атнадан артык дәвам иткән каршылык чараларында катнашкан нефть эшкәртү корылмалары дүшәмбедә илдә ягулык проблемсы янау куркынычы белән эш туктау гамәлен бетереп яңадан эш башларга карар кылган иде.

Эш ташлап урам җыеннарында катнашучылар тулы пенсия яшен 65тан 67гә кадәр арттыруга каршы чыга.

Президент Николя Саркози исә Франциянең бюджет дефицитын киметү һәм тышкы бурычларын түләү өчен кирәкле булган икътисади реформадан баш тартмаячагын белдерә. Саркози тәкъдиме иртәгә парламентта расланган очракта, каршылык чараларының сөрәлә барачагына ышана.

Франция Икътисад министрлыгы пенсия системасы реформына каршы озак вакыттан бирле дәвам иткән каршылык чараларының ил икътисадына һәр көн саен 400 миллион еврога якын зыян китерүен белдергән иде.