Пакстанда япон илчелегенең ике хезмәткәре яраланды

Пакстанның көньягындагы Карачи шәһәрендә Япония илчелеге машинасына кораллы һөҗүм булды.

Карачиның Кантт төбәгендә булган әлеге һөҗүмдә 3 кеше яраланган. Аларның берсе илчелек хезмәткәре, икенчесе сакчы булган.

Һөҗүмнең акча урлау максатында оештырылган булуы фаразлана. Полиция вакыйганы тикшерә.