Европа Шурасы Русияне федерализмга кайтырга чакыра

Европа Шурасының Страсбургтагы бинасы

Европа Шурасы Русиядә төбәк җитәкчеләрен сайлау тәртибен кайтарырга чакырган хисап кабул итте. Мәскәү бу киңәшләрне үтәргә җыенмый.

Европа Шурасының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы дип аталган киңәшләр бирүче оешма пәнҗешәмбе Страсбургта үткән утырышында, Русияне Европаның җирле үзидарә хартиясен үтәргә, төбәк җитәкчеләрен сайлау тәртибен кайтарырга чакырган хисап кабул итте.

Әлеге хисапны данияле Кнуд Андерсен һәм британияле Кристофер Ньюбери әзерләгән. Русия төбәкләрендәге вәзгыять белән танышканнан соң, алар Русия 1985 елда кабул ителгән бу хартияне тиешле дәрәҗәдә үтәми дигән нәтиҗәгә килгән.

Хисап авторлары Русиягә төбәк җитәкчеләрен һәм шәһәр мэрларын сайлау тәртибен кайтарырга киңәш итә. Моннан тыш, алар партияләрне теркәү тәртибен җиңеләйтергә, төбәкләрдә җирле партияләр төзүне рөхсәт итәргә чакыра.

Хисап авторлары фикеренчә, җирле хакимият урыннарда чын-чынлап идарә итә алсын өчен аның җитәрлек финанс мөмкинлекләре булырга тиеш. Моның өчен салымнарның зур өлеше үзәккә китәргә түгел, ә урыннарда калырга тиеш.

Европа Шурасы конгрессы шулай ук Мәскәүне коррупциягә каршы чаралар күрергә, төбәкләрдә сүз иреклеген тәэмин итәргә киңәш итә.

Мәскәү Европа киңәшләрен үтәргә җыенмый

Русиянең Федерация Шурасы Европаның бу киңәшләренә ризасызлык белдерде. Страсбург утырышында катнашкан Русиянең Федерация Шурасы рәисе урынбасары Светлана Орлова, Европаның үзендә дә җирле сайлаулар төрлечә үтә, мисал өчен, Швециядә төбәк җитәкчеләрен турыдан-туры сайлау тәртибе юк, диде. Шуңа күрә, Русияне беркем дә анда демократия юк дип битәрли алмый, дип өстәде ул.

Русиядә төбәк җитәкчеләрен сайлау тәртибе 2004 елда Беслан фаҗигасеннән соң гамәлдән чыгарылган иде. Кайбер төбәк җитәкчеләре, шул исәптән, Миңтимер Шәймиев, Мортаза Рәхимов, Юрий Лужков сайлау тәртибен кире кайтарырга чакырдылар. Бу өч “саллы” җитәкченең хәзер инде берсе дә урынында калмады.

Русия президенты Дмитрий Медведев, узган елның сентябрендә Валдай клубы әгъзалары белән очрашу вакытында, Русиядә төбәк җитәкчеләрен сайлау тәртибе 100 елдан соң да кайтарылмаячак, дип белдерде. “Бу тәртиптә бернинди либераль, демократик әйбер күрмим, ул Русиянең гореф-гадәтләренә туры килми, шуңа күрә аңа кайтуда мәгънә күрмим” диде ул.