Атна мизгелләре (23.10 - 29.10.2010)

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов хакимияткә килүенә 100 көн тулу уңаеннан   журналистлар белән очрашты.

Русия президенты Бигеш һава аланына Казанда җыелган Ту-214 очкычына   утырып килде.

Медведев Чаллыда   Миңнеханов белән очрашканда Татарстан байрагына урын табылмады.

Украинаның FEMEN хатын-кызлар оешмасы Путинның Киевка килүенә протест белдерде.

"Татарстан гүзәле" Ирина Шәрипова  "Дөнья гүзәле 2010" бәйгесендә катнашу өчен Кытайга китте.

Кытайның Юань тыюлыгындагы дәү пандалар Азия уеннарын ачу тантанасында катнашу өчен Җанҗоуга китте.