"Идел-Урал" легионы хакында яңа китап чыкты

Казанда "Идел-Урал" легионы әсирләренең Беларус партизаннары ягына чыгуы турында китап киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Анда моңа кадәр хәбәрсез югалган дип саналган 200 кеше турында мәгълүмат кертелгән.
“Кугельблиц” операциясе, һәм беларус партизаннары арасында элекке легионерларның көрәшүе турындагы фәнни хезмәтне тәкъдим итү чарасы 28 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасында үтте. Анда II дөнья сугышы ветераннары, тарихчылар, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Гариф Солтан: “Бөтен бер батальон алманнар ягыннан чыкты”, дип бозып язалар. Анда бер отделениедән кайбер кешеләр генә партизаннар ягына чыга.
(Гариф Солтан белән әңгәмәдән)

Китап “Хәбәрсез югалмаганнар” дигән сүзләр белән башланып китә. 1943 елда нацилар төрки халыклардан төзегән "Идел-Урал" легионының 825нче батальоны фетнә күтәреп, тулысы белән Витебски янындагы урманда яткан Беларус партизаннары ягына чыга.

Икенче көнне ук, нацилар партизаннарга каршы зур гаскәр җибәрә, легионерлардан күп кеше шушы бәрелештә үлә. Әмма барыбер бу кушылу андагы партизан хәрәкәтенә яңа сулыш өрә. "Идел-Урал" легионыннан качкан 900ләп кешенең Бюрилин җитәкчелегендәге партизан хәрәкәтен кеше саны белән дә, кораллар белән дә көчәйтеп җибәрә. Чөнки бу төркемдә барлыгы 500ләп кенә кеше булган, дип хәбәр ителә тарихи җыентыкта.

Татар легионерларының советлар ягына чыгуы аркасында наци армиясенең Беларус партизаннарын юк итүгә юнәлдерелгән “Кугельблиц” (“Шарлы яшен”) чарасы да уңышсыз тәмамлана.

Хезмәтне тәкъдим итү чарасы


Бу җыентыкта моңа кадәр хәбәрсез югалган дип саналган 200 кешенең исемлеге бирелә. Мәгълүматлар Татарстанның һәм Беларусның яшерен һәм гомум архивларыннан, сугыш чоры музейларыннан, кешеләр белән сөйләшүләр аша тупланган.

Аерым алганда бу фәнни хезмәттә "Идел-Урал" легионында булган һәм Беларус партизан хәрәкәтенә кушылган татар-башкортларның исемнәре, яше, һөнәрләре, хәрби исемнәре, туган җирләре турында яңа мәгълүматлар табып була. Мәсәлән, исемлекләрдә Башкортстан, Татарстан, хәзерге Чиләбе, Ульян, Пенза өлкәләре, Мордовия һәм Азия дәүләтләреннән чыккан татар-башкортлар тупланган.

Беларус партизаннары ягына чыккан йөзләрчә легионер турында хәбәрләр булмау сәбәпле, аларның күбесе Советлар Берлегендә дошманнар һәм хыянәтчеләр рәтендә йөргән. Нацилар ягында сугышкан "Идел-Урал" легионының 10 мең кешесе арасында ике дистәгә якын әсир генә акланган.

Бу китапта басылган мәгълүматлар, йөзләрчә татар-башкортның фаҗигале язмышларына яңача карарга мөмкинлек бирер, дип яза җыентыкның авторлары. Алар арасында публицист Рафаэль Мостафин, армия генералы Мәхмүт Гәрәев, танылган галим Абдулхан Әхтәмҗан, архивларны өйрәнүче галим Рөстәм Гайнетдинов һәм Беларус авторлары да бар.