Ходорковский хөкеме 15 декaбрьгә кичектерелде

Бүген Мәскәү мәхкәмәсенә чыгарылган ЮКОС нефть ширкәтенең элекке башлыгы Михаил Ходорковскийга хөкем карарының 15 декабрьдә игълан ителәчәге белдерелде.

47 яшьлек Ходорковский нефть урлауда һәм җинаять юлы белән табылган акчаны рәсмиләштерүдә гаепләнә.

Элегрәк ул төрле икътисади җинаятьләрдә гаепләнеп, 8 ел төрмәгә хөкем ителгән иде.

Ләкин кеше хокуклары активистлары Ходорковскийның асылда Владимир Путин президент булган вакытта тәнкыйть карашы өчен мондый гаепләүләргә дучар булуын әйтә.

2 ноябрьдә ясаган соңгы чыгышында Ходорковский мәхкәмәнең аңа ярлыкау карары чыгарачагына өметләнмәвен белдерде.