Татар галимнәре карабодайның яңа төрен уйлап тапкан

Хәзерге вакытта Татарстан басу-кырларында сынау үтүче бу төр, башкалардан югары уңыш бирүе белән аерылып тора.
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институты 90нчы елдан бирле бөртеклеләрнең яңа төрләрен чыгару белән шөгыльләнә. Республика басу-кырларында игелә торган карабодай төрләренең барысы да җирле. Шуны да әйтергә кирәк, Русиядәге һәр өченче гектарга утыртылган карабодай төре Татарстанда чыгарылган.

Институтның баш фәнни хезмәткәре, фәннәр докторы Фәнүзә Кадыйрова сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстан кырларында күбесенчә 4 карабодай төре игелә. Болар “Саулык”, “Чирмешән”, “Чатыртау” һәм “Батыр” дип атала. Аларга өстәп хәзер инде “Никольская” төре уйлап табылган. Соңгысының исеме ни өчен русча, дигән сорауга Фәнүзә ханым, бу исемнең үзенең укытучысы хөрмәтенә куелуы турында белдерде.

Карабодайның әлеге төре фәнни-тикшеренү институты басу-кырларында сынау уза. Чөнки һәрбер яңа төр өч еллык сынаудан соң гына күпләп файдалануга тапшырыла икән.

Быелгы корылык аркасында “Никольская”ның барлык үзенчәлекләрен дә аңлап бетереп булмаган. Ләкин шулай булуга да карамастан, корылыкның тикшеренү галимнәре өчен файдалы яклары да булды, ди Фәнүзә ханым.

“Быел карабодай өчен бик авыр ел булды. Шуңа да карамастан безнең сынау кырларында берничә төр үзләрен яхшы күрсәтте. Быелгы кебек катлаулы һава торышлары җитештерү өчен начар, әмма селекциячеләр өчен әйбәт. Чөнки безнең мондый вакытта чыдам төрләрне эзләп табарга, аларны күрергә мөмкинлегебез була. Һава торышлары яхшы булса, без аларны күрә алмас идек”, ди галимә.

Аның сүзләренчә, яхшы һава торышы булганда карабодайның бу төре 20 центнердан артык уңыш бирә икән.

“Никольская”ны “Чатыртау” белән чагыштырганда, ул аңардан 15% өстенлек күрсәтә. Ә “Чатыртау” – корылыкка иң чыдам төр”, дип белдерә Кадыйрова.

Фәнүзә ханым “Никольская”ның башкалардан бик күп яклары белән аерылып торуын да үз сүзләренә өсти.

“Беренчедән, ул тотрыклы уңыш бирә. Һава торышы уңай килгән елларда аның уңышы югары була. Сыйфат ягыннан да “Чатыртау”дан калышмый. Ул эре бөртекле. Шулай ук ярмага эшкәртү сыйфатлары да югары. Кыйммәтле төр булып санала. Диеталы сыйфаты да бик яхшы”, ди Фәнүзә Кадыйрова.

Галимә сүзләренчә карабодайга бәяләр икенче елга да югары булмасын өчен аны күпләп игәргә һәм яхшы төрләрен чәчүгә игътибар итәргә кирәк.

“Карабодай – Татарстан өчен төп ярма культурасы. Элегрәк ул зур мәйданнарда игелә иде. Хәзер безгә аны чәчү мәйданын арттырырга кирәк. Моның өчен орлыкчылык белән дә тиешенчә шөгыльләнергә кирәк. Чөнки соңгы елларда орлыкчылыкка бер дә игътибар булмады.

Бездә яхшы карабодай төрләре булуга карамастан, без аларны чит өлкәләргә җибәреп, сатып яттык. Ә үзебезнең хуҗалыклар иске орлыклар игеп, тиешенчә моңардан файда күрә алмады. Хәзер бәяләр артты. Хуҗалыклар карабодайны күбрәк игеп, аңардан күбрәк файда алсыннар иде”, ди татар галимәсе.

Хәзерге вакытта Татарстанда бөртеклеләрне радиоактив нурланыш аша чистарту тәҗрибәсе алып барыла. Галимә әйтүенчә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтына бу тәҗрибәгә бәйле киңәш сорап мөрәҗәгать итүче булмаган. Ул исә, шәхсән мондый тәҗрибәгә каршы чыга.

“Орлыкларның сыйфатын арттыру өчен башка ысуллар да бар бит. Радиация болай да безнең азык-төлеккә өстәлеп тора. Атмосферадан да кушыла. Минемчә орлыкларны өстәмә нурланышка дучар итәргә кирәк түгелдер. Чөнки кулланыла торган ысуллар болай да нәтиҗәле”, ди Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институты галимәсе Фәнүзә Кадыйрова.