Ихсаноглу:"Хәзерге исламофобия 1930 еллардагы анти-семитизмны хәтерләтә"

Ислам Конференциясе оешмасы генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглу, дөньяда арта барган исламофобиянең 1930 еллардагы анти-Семитизм хәрәкәтен хәтерләтүен әйтте. Ислам Конференциясе оешмасы башлыгы Әкмәлетдин Ихсаноглу Ислам илләре җыеныннан соң Франция хәбәр агентлыгына ясаган чыгышында, бигрәк тә Европа илләрендә мөселман иммигрантларга каршы нәфрәт уяту адымнарының артуына басым ясады.

58 әгзалы Ислам Конференциясе оешмасы җыенында чыгыш ясаган Әкмәлетдин Ихсаноглу, кайбер сәясәтчеләрнең үзләренә тавыш җыю өмете белән мөселманнарга каршы ясаган чыгышлары белән экстремист төркемнәрне котыртуын әйтте.