Әфганстанда яңа парламент сайлавы таләп итәләр

Әфганстанда дистәләрчә депутатлар һәм намзәтләр 18 сентябрьдә узган тавыш бирүне танымаска һәм яңа сайлау уздырырга чакыра. Моны таләп итүчеләр дәүләт башлыгы Хәмит Карзаи резиденциясе һәм БМО вәкиллекләре бинасы каршында каршылык чарасы уздырды.

Сентябрьдә узган парламент сайлавының нәтиҗәләре әле дә билгеле түгел. Күп кенә күзәтүчеләр хәрәмләшүләр булган дип саный.

Бәйсез сайлау комиссиясе сайлау кәгазьләренең дүрттән берен инде яраксыз дип тапты. Хәзерге вакытта комиссиянең эше коррупция өлкәсендә тикшерелүе хәбәр ителә.