Пөхтәлеккә ... сихер аша

Русиядә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда да яшәүчеләр моны бик яхшы белә - күпкатлы йортлардагы тәртипсезлек, баскыч кырларының пычрак булуы, яман исләр аңку, кешеләрнең гомумән чисталыкка төкереп каравы гадәти күренеш. Бу Владивостокта да, Калининградта да, Уфа һәм Казанда да шул.

Ә менә Ростов-Дондагы шундый бер йортта моңардан инде тәмам туйганнар. Еллар буе диварларны ямьсез сүзләр белән язып тутыру, лифт тирәләрен пычрату белән кодлы йозаклар, видеокамералар куеп көрәшеп караганнан соң, беркөнне тышкы ишек янында мондыйрак белдерү күренә:

"Уртак куллану кырында (подъезда) чүп-чар калдыру, диварны пычрату, тәмәке төпчекләре ташлау өчен махсус ялланган кара сихер башкаручы андыйларга һәм аларның туган-тумачасына күз тию, импотенция, эч китү, чуаннар чыгару кебек җәза җибәрәчәк. Моның өчен идәнгә генә төкерегез, йә диварга сызып китегез. Каһәргә кушылыгыз!" диелгән була белдерүдә.

Йортта торучыларның кайсысы башында шундый идея тугандыр - монысы билгесез, әмма шуннан соң чисталык күзгә күренеп яхшыра башлаган. "Новые Известия" басмасы язуына караганда, хәзер инде башка йортларда торучылар да шушы тәҗрибәне кулланмакчы икән. Аларның кайберәүләре кара сихер урынына бу эшкә православ атакайны җәлеп итеп карарга булган, әмма ул шапшаклык шайтаннарын куу хезмәте өчен шактый гына акча сораган.