Барак Обама дөнья илләрен хезмәттәшлеккә чакыра

АКШ президенты Барак Обама "Зур 20лек" илләренең Сеулда узган саммитында дөнья икътисадын дәвам иттерү өчен дөнья җитәкчеләрен фикер аермалыкларын бер якка ташлап хезмәттәшлек күрсәтергә чакырды.

Акча берәмлеге кыйммәтләре һәм бюджет дефициты ике көнлек саммит вакытында көн үзәк мәсьәлә булып тора.

АКШ һәм Европа Берлеге Кытайны үз малларын арзанайту өчен юань кыйммәтен махсус түбән тотуда гаепли.