Парижда тоткарланган дүрт кеше террорчылыкта гаепләнә

Парижда соңгы көннәрдә тоткарланган дүрт ир-ат террорчылыкка бәйле булуда гаепләнә.

Тикшерүчеләр алар Пакстан-Әфганстан чикләренә Франциядән сугышчылар җибәрүче оешма әгъзалары булырга мөмкин дип шикләнә.

Тикшерүгә зыян килмәсен өчен тоткарланганнарның исемнәре һәм бу турыда тәфсиллерәк мәгълумат бирелми.