Талибан хөкүмәт белән сөйләшүләр барганын кире кага

Талибан җитәкчеләренең берсе Мулла Өмәр Әфганстанда хөкүмәт белән Талибан арасында солых сөйләшүләре бармый, дип белдерде.

Мондый сөйләшүләр башлану турындагы хәбәрләрне Өмәр пропаганда, дип атады һәм бу хәбәрләрне Талибан белән көрәштә уңышка ирешә алмаган “дошманнар” тарата, дип белдерде.

Мулла Өмәрнең бу белдерүе интернеттагы ислам сәхифәләренең берсендә дөнья күрде.