Бишкәктә хәрби мәхкәмәнең ачык утырышы башланды

Бишкәктә апрель аенда хакимият алмашынуына китергән вакыйгаларда кешеләр үлемендә гаепләнгәннәр мәхкәмә алдына басты.

Хәрби мәхкәмә алдында 28 кеше җавап тотарга тиеш. Аларның алтысы - шул санда бүгенге көндә чит илләрдә булган элекке президент Корманбәк Бакыев, туганы Җаныбәк һәм улы Марат.

7 апрель булган бәрелешләрдә 80ннән артык кеше һәлак булды. Гаепләү ягы моның өчен җаваплылыкны Бакыев һәм аның тирәсендәге кешеләргә йөкләде.