Македониядә 7 миллион агач утыртылды

Македония халкы бүген көрәкләрен тотып урман утыртырга чыкты. Ил күләм агач утырту кампаниясе игълан ителде.

Македониядә бу чара инде алтынчы тапкыр тирә-якны саклаучылар һәм хөкүмәт ярдәмендә үткәрелә.

Җәен Македониядә урманнар янды. Тирә-якны саклаучылар шулай ук бу чара белән җәмәгатьчелек игътибарын климатның җылынуына һәм аны туктату мөмкинлекләренә җәлеп итмәкче.