Хәмитов үзенең блогчылары белән очрашты

Уфа – Шимбә көнне Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов үзенең блогына иң күп язучылар белән очрашу үткәрде. Башинформ агентлыгы хәбәр итүенчә, очрашуда 30дан артык иң әүзем блогчы катнашкан. 3 сәгатькә якын барган очрашу турыдан-туры интернет аша тапшырылган.

Президентка барлыгы 30лап сорау бирелгән. Аларга җавап биреп, Хәмитов республикада 5 технопарк төзеләчәген әйткән.

Коррупция турындагы сорауга җавап итеп, Хәмитов, бу күренешкә каршы аяусыз көрәш алып барачагын, үзенең хөкүмәтен “коррупциясез хөкүмәт” итәчәген белдергән.

Җирле үзидарә мәсьәләсенә тукталып, Хәмитов, кайбер районнарда, сынау рәвешендә, җитәкчеләрне сайлап кую тәкъдименә хуплау белдергән.