Мәскәүдә юл казалары корбаннарын искә алу чарасы үтте

Мәскәү – Бүген Мәскәүдә юл казалары корбаннарын искә алу чарасы үтте. Чарада берничә йөз кеше катнашкан.

Алар башта корбаннарны искә алып, бер минут тынлык игълан иткән, аннары һавага 21 мең шар очырган. Ел башыннан Русия юлларында шул санда кеше һәлак булган.

Юл казалары корбаннарын искә алу көне, БМО карары белән, ноябрьнең һәр өченче якшәмбесе үтә.