Корманбәк Бакыев күпләп үтерүгә катнашуда гаепләнә

Кыргызстанның элекке президенты Корманбәк Бакыев вазифасын яман максатта куллануда һәм күпләп үтерүгә катнашуда гаепләнә.

Бүген бу турыда Бишкәктә эшен яңарткан, апрель аенда 80-ләп демонстрацияченең үтерелүен тикшерүче мәхкәмә утырышында дәүләт гаепләүчесе белдерде.

Бу эшкә катнашуда барлыгы 28 кеше гаепләнә. Аларның кайберләре, шул исәптән Бакыев, Кыргызстаннан читкә качты.