Швейцариядә канун бозучы чит ил ватандашларын илдән чыгару турында референдум үтәчәк

Бу якшәмбе Швейцариядә канун бозучы чит ил ватандашларын илдән чыгарып җибәрү турында референдум үтәчәк.

Анда зур җинаятьләр кылучы һәм “социаль ярдәмне явызларча файдаланучы» чит ил ватандашларын илдән чыгарып җибәрү мәсьәләсе тавышка куела.

Мондый референдум үткәрү тәкъдиме белән уң радикал Швейцария халык фиркасе чыкты.

Бер ел элек шуңа охшаш референдум нәтиҗәсендә Швейцариядә яңа мәчетләр төзү тыелган иде.