Замананың иң кирәкле һөнәре

Рамил Гатауллин

Кадр агентлыклары мәгълүматларына караганда, программист – бүген иң кирәкле һәм перспектив һөнәр. Ә интернет, югары технологияләр алга бару белән бу тенденция тагын да үсәчәк.

Программистка укырга керүчеләр саны да елдан-ел арта. Бу турыда Казан федераль университетының Исәпләү математикасы һәм кибернетика факультетының 3 курс студенты Әлмәт егете Рамил Гатауллин белән әңгәмә кордык.


Рамил, программистлыкка уку авырмы?

Бераз авыррак. Чөнки уку гел төгәл фәннәрдән генә тора: математика, физика, информатика һ.б. 1-2 курсларда, бу фәннәрне белеп бетермәү сәбәпле аеруча читен булган иде.

Программистлыкка укырга керү өчен бу эш – программистлык, компьютерлар белән алдан ук таныш булу кирәктер?

ВМК факультетына керү өчен, башкалардан аермалы буларак, күбрәк балл җыярга кирәк. Мәсәлән, мин БДИда математика һәм физикадан имтиханнар бирдем. Әле мәктәп елларында ук тырышсаң, информатикадан да бирергә була.

Программистлык өлкәсендә вундеркиндлар күп була. Алар үзләре яшь кенә, ләкин башкарган эшләре саллы. Сездә шундыйлар очрыймы?

Университетта бәлки андыйлар бардыр да, ләкин алар күренеп йөрми бит. Кешенең бу сыйфатын эшләтеп карап кына белеп буладыр.

Вундеркиндлар һәм башка сәләтле егетләр еш кына интернетка кыңгыр максатлар белән керә. Хакерлык юлына басучылар да бар. Сездә моңа кагылышлы укыту бармы? Юридик тәрбия дәресләре дип әйтимме...

Укытуга күбрәк техник яткан киләләр бездә. Ә тәрбияне һәрбер кеше үзе аңларга тиештер. Алай “ярамый!” диеп әйтүче юк.

Хәзер җәмгыятьтә шундый хәлләр күзәтелә: кеше бер белгечлеккә укый, башка юнәлештә эшли. Сездә моның белән ничегрәк?

Бездә төрле кафедралар булгач, аларның юнәлешләре дә төрле. Кемдер математика, кемдер статистика, кемдер бухгалтерия эшенә дә кереп китә.

Укучы укытучыдан да күбрәк белеп, үзе аны өйрәтә башлаган очраклар бармы?

Бардыр. Безнең кайбер студентлар 5нче курстан ук аспирантурага керә. Үзләре дә укытучы булып, остазларыннан да күбрәк белә башлый.

Сезнең укуда практик якка да зур игътибар бирелә. Ә ул эшләр иҗади якын килүне таләп итә. Мәсәлән, синең курс эшең – компьютер програмы ясау.

Әйе, әле эшемне ике атна элек кенә алдым. Ул web-програмлаудан.

Программистлар арасында татар егетләре күп түгел, белгәнемчә?


ВМКда татарлар шактый. Минем төркемемдә дә берничә татар егете бар. Безнең кафедрада Җәүдәт абый Сөләйманов та эшли. Ул татарча фикер йөртүче татар егетләрен үзе янына туплый.

Программист – күбесенчә ир-егетләр эше. Сездә кызлар да укыймы?

Студентларның яртысы диярлек – кызлар. Алардан да, бәлки, программистлар чыгар. Белмим. Ләкин, минемчә, бу – хатын-кыз эше түгел.

Белүемчә, син җитди програмнар эшләүдән тыш, уеннар ясау белән дә мәшгуль. Бу синең өчен хобби гынамы?

Бу – балачактан калган бер кызыксыну инде. Элек уйный гына идем, хәзер мини-уеннар булдырам.

Синеңчә, хәзерге яшьләр интернетта нәрсә белән кызыксына?

Минемчә, күбрәк социаль челтәрләрдә утыралар. Мин үзем “В контакте”да юк. Кайвакыт “мэйл”га кереп чыгам.

Программист – ул җитди эш. Менә табиб-студентлар берәр дәрес калдырса, бу алар өчен фаҗига. Ә сездә ничек?

Бездә бер дәрес калса, ул әле фаҗига түгел (көлә). Ләкин лекциядә булмасаң, берәр кирәк мәгълүматны төшереп калдырасың.

Ничек уйлыйсың, әлеге һөнәрне сайлап ялгышмадыңмы? Алдагы көнеңне ничек күрәсең?

Бер дә ялгышмадым дип саныйм. Инде мәктәптә укыганда ук миңа програмлау ошап киткән иде. Программистның кирәклеге интернетның үсүе белән бәйле. Интернет бит хәзер зур, көчле. Аның эшен тәэмин итәр өчен без бик кирәк.

Шундый заман – бер һөнәргә укыйлар, икенчесендә эшлиләр. Шулай итеп, уку йортлары очраклы кешеләр белән тула. Ә чын сәләтлеләр кырыйда кала. Программистлык – үзгә һөнәр. Монда “ыштан туздырып” йөреп булмый. Чөнки укытуның күп өлеше төгәл фәннәргә нигезләнгән. Монда уку авыр булса да, киләчәктә укучыны бәхет көтә, заманның иң кирәкле һөнәренә ия булу бәхете