Медведев Федерация Шурасы алдында чыгыш ясады

Русиянең Федерация Шурасы алдында ясаган еллык чыгышында президент Дмитрий Медведев икътисади кризистан чыгып булды, дип белдерде.

“Икътисадны тотрыклы хәлгә кайтара алдык. Быел үсеш 4% чамасы булачак”, диде президент.

Әмма икътисади вазгыять авыр булып кала, диде Медведев.

Президент халыкны социаль яклау программаларын киметмиячәкләрен әйтте.

Шулай ук Медведев якын киләчәктә ракеталардан саклану өчен бердәм система төзелмәсә - көнбатыш белән кораллану ярышы башланырга мөмкин, дип белдерде.