СПИДка каршы көрәш чарасы – бию!

Your browser doesn’t support HTML5

СПИД белән авыручы Светлана Изамбаева үзе кебек авыруларның рухи халәтен кайгырта. Бу эшне ул “Яшәр өчен бие” акциясе аша башкарырга кирәк ди.

СПИД белән авыручы Светлана Изамбаева үзе кебек авыруларның рухи халәтен кайгырта, бу максатта эшләүче фондны җитәкли.
Светлана фикеренчә, җәмгыятькә СПИД белән авыручыларның да яшәргә хокукы булуын аңлатырга кирәк. Бу эшне ул “Яшәр өчен бие” акциясе аша башкарырга кирәк ди.

Бу чара бүген 38 илдә һәм Русиянең 25 шәһәрендә үткәрелә. Светлана Изамбаева әлеге акциянең илчесе буларак, биюдә дәва күрә. СПИД белән авыручылар үз-үзләренә бикләнмәскә, биеп, дөнья ямен күреп яшәргә тиеш, ди ул.

Узган ел Светлана бертуган энекәшен багучылыкка алу хокукы өчен мәхкәмәләшкән иде.