Израилдә ил тарихындагы иң зур урман янгыны дәвам итә

Израилнең төньягында яшәүче 13 меңләп кеше урман янгыннарыннан сакланыр өчен өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булды. Израил тарихында мондый янгынның булганы юк, ди белгечләр.

Һайфа шәһәреннән төньякка таба урнашкан Кармель тавы итәгендәге берничә авыл тулысынча янып бетте. 40 кеше янып үлде.

Греция, Болгарстан, Кыпрыс, Британия, Русия һәм АКШ Израилгә ярдәмгә очкычлар һәм янгын сүндерү җиһазларын җибәрә.