Иркутскида ризасызлык чарасы узды

Иркутскида либерал-демократлар фиркасенең җирле бүлеге өлкә хөкүмәтен таратуны таләп итеп урам җыены оештырды.

ЛДПРның Дәүләт Думасындагы вәкиле Андрей Луговой Иркутск өлкәсе канун чыгару җыены рәисе Николай Пушкарьне вазыйфадан алуны таләп итте. Депутат өлкәдәге ике шәһәрнең тормышы турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда Братски шәһәрендә 25 меңләп кеше яшәгән бер бистәдә даими су һәм җылылык бетеп тора. Янталь шәһәрчегендә 3 меңләп кешенең эше һәм яшәргә акчасы юк. Дума депутаты прокуратураны боларны тикшерергә чакырды.

ЛДПР әгъзалары Николай Пушкарьнең бу мәгълүматларны өлкә парламентыннан яшергәнен белдерә.

Өлкә канун чыгару җыенының матбуган хезмәте исә бүгенге пикетның сәяси чара булганын һәм андагы шикаятьләрнең нигезсез икәнен хәбәр итте.