Атна мизгелләре (27.11 - 03.12.2010)

28 ноябрь WikiLeaks сәхифәсе интернетка тагын бер кочак яшерен документлар чыгарып салды. Исемнәре телгә алынган рәсмиләр саны арта бара.

1 декабрь дөньяда СПИД (AIDS) авыруына каршы көрәш көне билгеләнде. Мәскәүдә бу чир белән авырган кешеләргә тиешле ярдәм күрсәтмәгән хөкүмәтне тәнкыйтьләп, каршылык чарасы үтте.

Цюрих татнатасына башта бармаска карар иткән Русия премьеры Владимир Путин, Русиянең җиңүе мәгълүм булганнан соң, шул ук көнне анда очып, матбугат очрашуы үткәреп кайтты.

2 декабрь Киевта меңләгән эшкуар урамга чыгып, хөкүмәт тәкъдим иткән яңа салым системына протест белдерде.

Европада кыш быел бик иртә һәм чын-чынлап килде. Көчле кар аркасында юлларда тыгымнар барлыкка килде, һава ширкәтләре очуларын туктатты.