Пакстанда шартлаудан җиде кеше һәлак булды

Пакстанның төньяк-көнбатышында шартлаудан кимендә җиде кеше һәлак булды, 20-ләп кеше яраланды.

Шартлау Әфганстан чигенә якын Мохманд районында булды.

Һөҗүм җирле хакимият башлыгы Әмҗәт Али Ханга каршы оештырылган дип фаразлана.

Али Хан әйтүенчә бомбаны интихарчы шартлаткан.