Бүген 1432 Һиҗри елның беренче көне

Бүген мөселманнарның ай календаре нигезендә Яңа ел – 1432 Һиҗри елның беренче көне. Ул Мөхәррәм аена туры килә. Шул уңайдан республика мөселманнарын Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый котлады.


“Мөселман өчен Яңа ел – ул, иң беренче чиратта, хисап кылу, үткән елны искә алып нәтиҗәләр ясау, җибәргән хаталарыбызга тәүбә итү, Аллаһы Тәгаләнең гафу итүен-ярлыкавын сорау. Шуңа да Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләдән безгә карата рәхим-шәфкатьле булуын, кылган гөнаһларыбыз өчен җәза бирмәвен сорыйм. Һәрбер мөселманга мөрәҗәгать итәм: кемнең дә булса хәтерен калдыргансыгыз икән, аны гафу итегез, үзегезгә бирелгән гомернең кадерен белегез һәм онытмагыз, без бу фани дөньяда бары тик кунак кына” диелә аның мөрәҗәгатендә.