Русиядә быел коррупциягә бәйле 11 мең җинаять эше ачылган

Русия прокуратурасының тикшерү комитеты быел коррупциягә бәйле 11 меңнән артык җинаять эше ачкан.

Комитет сүзчесе Владимир Маркин әйтүенчә, шундый эшләрнең 6 меңнән артыгын тикшерү тәмамланган һәм ул җинаятьләрдән барлыгы сигез миллиард сумлап зыян килгән дип исәпләнә.

Маркин җавапка тартылганнар арасында 80-нән артык тикшерүче, 13 прокурор, 200-дән артык җирле үзидәрә шуралары депутатлары, бер Дәүләт Думасы депутаты һәм ике хөкемдар да булуын әйтте.