Башкортстан мәгариф министры Зиннәт Аллаяров вазифасыннан алынды

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов республиканың мәгариф министры Зиннәт Аллаяровны «башка эшкә күчү сәбәпле» вазифасыннан алды.

Вакытлыча мәгариф министры вазифаларын вице-премьер Зөһрә Рәхмәтуллина башкарачак.

Соңгы айларда Зиннәт Аллаяровны коррупциядә гаепләүләр көчәеп киткән иде.