Хорватиядә элекке премьер-министрны кулга алу карары чыгарылды

Хорватия хакимиятләре илнең элекке премьер-министры Иво Санадерны кулга алу турында карар чыгарды. Ул коррупциядә гаепләнә һәм тикшерү эшләре бара.

Парламент Санадердан депутат кагылгысызлыгы хокукын алганчыга кадәр ул илдән китеп өлгерде.

Санадер 2003-2009 елларда хөкүмәтне җитәкләгән чорда вазифасын явызларча куллануда шикләнелә.