Гыйрактагы террор һөҗүмендә кимендә 12 кеше һәлак булды

Гыйракта интихар һөҗүмчеләрнең бер машинаны шартлавы нәтиҗәсендә ким дигәндә 12 кеше үлде, 41 кеше яраланды.

Һөҗүм Гыйракның Рамади шәһәрендә җирле хакимият органнары булган бина тирәсендә оештырылган.

Рамади шәһәре башкала Багдадга 115 чакрым ераклыкта урнашкан.