Кыргызстанның көньягында корал саклагычы табылды

Кыргызстанның көньягындагы Ош өлкәсендә зур күләмдә шартлаткычлар һәм корал сакланган урын табылды, дип хәбәр ителә.

Саклагыч эчке эшләр министрлыгы көчләренең махсус чарасы выкытында Он-Адыр авылы янында табылган.

Аны тотуда шикләнелеп ике кеше кулган алынган.

Он-Адыр авылында яшәүчеләрнең күпчелеге – үзбәкләр. Июнь аенда бу авыл тирәсендә канлы бәрелешләр булды.