Амстердамда балаларга каршы җинаять тикшерелә

Амстердам полициясе интернетта таралган балалар порнографиясе белән бәйле мәгълүмат җыярга ярдәм сорап җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итте.

Кичә 50ләп баланы җенси эзәрлекләүдә шикләнелгән 27 яшьлек бер ир кешенең кулга алынуы билгеле булды. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән бу кеше интернет аша үзен бала караучы буларак та тәкъдим иткән.

Амстердам мэры Эберхард ван дер Лаан, бу кеше узган атнада кулга алынды һәм әлеге эш бу өлкәдә Нидерланд тарихында иң зур җинаять эше була ала, дип белдерде.