Ходорковский һәм Лебедевка хөкем карарын уку 27 декабрьгә күчерелде

Мәскәүнең Хамовники мәхкәмәсе ЮКОСның элекке җитәкчеләре Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевка хөкем карарын чыгаруны 27 декабрьгә кичектерде.

Ходорковский һәм Лебедев нефть урлауда һәм канунсыз керемнәрне куллануда гаепләнә.

Прокурорлар мәхкәмәдән аларның һәркайсын 14 ел иректән мәхрүм итү карарын чыгаруны сораган иде.