Австралиядә качаклар утырган көймә батып дистәләгән кеше үлде

Сыену сорар өчен Австралиягә юл тоткан җитмештән артык качак утырган бер көймә Һинд Океанында батуы нәтиҗәсендә кимендә 27 кеше һәлак булды.

Көймәнең Австралияның Ноель утравы тирәсендә батуы хәбәр ителә.

Океанда коткару эшен алып барган төркем Иран һәм Гыйрактан килгән дип фаразланган качаклардан 27 кешенең мәетен судан чыгарган.

Яраланган 42 кеше коткарылды. 3 кешенең хәле авыр булуы хәбәр ителә.