Адвокатлар Путинның Ходорковский эшенә басым ясавын белдерә

Михаил Ходорковский адвокатлары премьер-министр Владимир Путинның белдерүен мәхкәмә эшенә басым ясау буларак бәяләде.

Бүген Русия халкының сорауларына җавап биргәндә Путин ЮКОСның элекке җитәкчесенең гаебенә дәлилләр җитәрлек һәм “карак төрмәдә утырырга тиеш” диде. Премьерның халык белән аралашуы туры эфирда телевидениедә күрсәтелде.

Адвокат Карина Москаленко сүзләренә караганда, премьерның бу сүзләреннән соң Ходорковскийны аклау карарын көтеп булмый. Моннан тыш Путинның сүзләре Ходорковскийга каршы эшнең максаты сәяси булуына тагын бер дәлил, диде Москаленко.

Мәскәүнең Хамовники мәхкәмәсе ЮКОСның элекке җитәкчеләре Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевка хөкем карарын чыгаруны 27 декабрьгә кичектерде.

Ходорковский һәм Лебедев нефть урлауда һәм канунсыз керемнәрне куллануда гаепләнә.