Мәскәүдәге чуалышлар төбәкләрне дә куркыта

Your browser doesn’t support HTML5

Пәнҗешәмбе Казан кирмәнен көнозын милиция хезмәткәрләре саклап торды.Гайре рәсми мәгълүмат чаралары хәбәренә караганда, Мәскәүдәге хәлләрнең Казанда да кабатлануы ихтимал.


Гайре рәсми мәгълүмат чаралары хәбәренә караганда, Мәскәүдәге хәлләрнең Казанда да кабатлануы ихтимал. Алай гына да түгел, Мәскәүдән меңгә якын үтәмилләтче поезд белән Казанга юнәлгән дигән хәбәрләр таралды.

Тәртип саклау көчәйтелсә дә, пәнҗешәмбедә Кирмән тирәсендә меңләгән кеше күренмәде. Аның каравы, милиция хезмәткәрләре дә эшсез тормады. Алар Кирмән эченә кереп, митинг оештырырга тырышкан “Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллины Кирмәнгә кертмәү белән мәшгуль булды. Зиннәтуллин сайлауларның хаксыз узуына каршы протест чарасы оештырырга җыенган.