Мәскәү өлкәсендә милләтчеләр “рус булмаганнарны” кыйнаган

Мәскәү өлкәсе Солнечногорск шәһәрендә бүген радикал милли карашлы бер төркем яшьләр вокзал янына җыелып юлда очраган “кыяфәте рус булмаган” кешеләрне кыйнаган, дип хәбәр итә өлкәнең тәртип саклау хезмәте.

Вокзал тирәсендә җыелучыларга милиция таралырга кушкан. Тирә-яктагы кибетләр ябылган.

Милиция Солнечногорскида вазгыять контрольдә, дип хәбәр итте.