Миңнеханов Татарстанны ислам базарына чыгармакчы

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзиядә төрле килешүләргә кул куйды

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның ике көнлек Малайзия сәфәре тәмамланды. Ерак юлдан кайтышлый ул Новосибирскида тукталды.

Татарстан президентының матбугат үзәге белдергәнчә, Рөстәм Миңнехановның Көньяк-Көнчыгыш Азия иленә ясаган бу сәфәрендә ике ил арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне җайга салу, яңа проектларны тормышка ашыру, төрле килешүләргә кул кую беренче чиратта торды.

Татарстан белән Малайзия арасында кул куелган килешүләрнең иң беренчесе КамАЗ белән DRB HICOM компаниясе арасында булды. Имзаланган меморандум нигезендә яклар дистрибьютерлык өлкәсендә һәм Малайзия өчен КамАЗ йөк машиналары төзү турында килеште.

Рөстәм Миңнеханов Куала-Лумпурда төрле очрашулар да уздырды. Бу очрашулар арасында Малайзия үзәк банкы башлыгы урынбасары Дато Мохд Разиф Абдулкадыйр белән булганы әһәмиятле урын биләде. Ике арада узган сөйләшүдә сүз Татарстанда ислам банкы эшчәнлегенең мөмкинлекләре турында барды.

Шуны да әйтергә кирәк бу визит барышында Татарстан белән Малайзия арасында ислам облигацияләре – сокүкне (sukuk) Татарстанга җәлеп итү турында килешүгә кул куелды.

Белгечләр фикеренчә “sukuk” килешүе якынча 11 миллиард сум күләмендә. Һәм Татарстан Русиядә ислам финанслары базарына чыгучы проектны тормышка ашыручы, бердәнбер республика булып тора.

Ислам облигацияләре Татарстанга килешерме?

Яклар бу проектны тормышка ашыру өчен беренче адым итеп, Татарстан белгечләрен Малайзиядәге халыкара ислам финанслау үзәгендә укытуны күздә тота.

Хәзерге вакытта Куала-Лумпурда Татарстаннан киткән берничә укучы белем ала. Алар арасында гаилә корып, анда төпләнеп калучылар да бар. Шулардан Илдус Рәфыйков, Татарстан белән Малайзия арасында үсә барган хезмәттәшлеккә бик шат икәнлеген әмма, Рөстәм Миңнехановның Куала-Лумпурга килеп китүеннән хәбәрдар булмауларын белдерде.

Аның фикеренчә, ислам облигацияләре системының Татарстанда эшли алуы өчен тиешле кануннарның булуы зарур һәм моның белән беррәттән ислам финансларын өйрәнү өчен Татарстаннан Малайзиягә белгечләр җибәрергә кирәк.

“Ислам финанслары системының Татарстанда эшли алуын хәзердән әйтү кыен. Аның өчен тиешле, туры килә торган кануннар кирәк. Әлбәттә, Татарстан президенты бу эшкә тотынса, кануннары табылмый калмас.

Татарстанда бу өлкәне өйрәнгән белгечләр бар хәзер. Әкренләп яңа белгечләр дә әзерлиләр. Малайзиягә дә җибәрсәләр, бик әйбәт булыр иде”, ди ул.

Илдус Рәфыйков, Татарстан белән Малайзия арасындагы элемтәләрнең тагын да ныгыячагына өметле булуын белдерде.

“Эшләгән кешедә һәрвакыт өмет бар. Татарлар элек-электән чит төбәкләр белән эшләгән. Өмет булган, өмет беркайчан да сүнмәгән. Эшчән кешеләр булганда, анда сәүдә булмый калмый. Һәм алга таба эшли башлагач, төрле таләпләр дә күбәя, элемтәләр арткач мөмкинлекләр дә арта”, ди Илдус Рәфыйков.

Миңнеханов Новосибирски татарлары белән очрашты

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Новосибирски өлкәсе губернаторы Василий Юрченко
Рөстәм Миңнеханов Малайзия сәфәрен тәмамлап, 16 декабрь көнне Новосибирски өлкәсенә китте. Әлеге сәфәрдә шулай ук сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов. Мәдәният министры Зилә Вәлиева, элемтә министры Николай Никифоров, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаров һәм башкалар катнашты.

Якларның рәсми очрашуыннан соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Новосибирски өлкәсе губернаторы Василий Юрченко арасында беркетмә имзаланды.

Шуны да әйтергә кирәк, Рөстәм Миңнеханов Новосибирски өлкәсендә яшәүче татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән дә очрашты.

Очрашу “түгәрәк өстәл” калыбында барды, дип белдерә хөкүмәт сайты. Президент сөйләшү ахырында “Новосибирски өлкәсе татар мәдәният үзәге” нә Татарстанда эшләнгән “Фиат-Дукато” машинасын бүләк итте.