Мәскәүдә үсмерләр чит ил кешесенә һөҗүм итте

Мәскәүдә бер төркем үсмерләр 17 яшьлек Үзәк Азия үсмеренә һөҗүм иткән.

Тәртип саклау оешмалары вәкиле әйтүенчә, һөҗүм шимбә кичендә булган.

Хастаханәгә китерелгән үсмернең тәнендә күпсанлы пычак яралары булуы әйтелә.

Яралының милициягә сөйләвенчә, берничә яшь кеше милләтче шигарьләр кычкырып аңа пычаклар белән ташланган.