Пакстан уртаара ракетын сынады

Пакстан хәрбиләре уртаара канатлы ракетның уңышлы сыналуын иглан итте.

“Гаури Һатф-5” ракеты гади бомбаларны да, атом бомбаларын да 1300 чакрымга кадәр очыра ала.

Әлеге сынауны күзәткән Пакстан премьер-министры Йосыф Риза Гилани бу вакыйга илнең саклану көчләренең мөмкинлекләрен күрсәтте диде.

1960 еллардан бирле Пакстан күрше Һиндстан белән берничә мәртәбә сугышты. Хәзер аларның икесендә дә атом кораллары бар.